Торак алганда салымны 3 миллион сумнан кайтарырга мөмкиннәр

Кредит процентын түләү буенча салым “вычеты”н алу өчен процентлар суммасы да 3 миллионнан 4 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Дәүләт Думасының ЛДПР депутаты Максим Зайцев парламентның түбәнге палатасына салым “вычеты” алу өчен торак төзү яки сатып алу бәясен 2 миллионнан 3 миллионга җиткерүне күздә тоткан закон проектын кертәчәк. Проектта, торак төзү яки сатып алу чыгымнарының 2 миллионнан 3 миллионга җитүе сәбәпле, салым “вычеты”н арттыру күздә тотыла. Шулай ук процентлар түләү буенча да салымның бер өлешен кире алу өчен процентлар суммасын 3 миллионнан 4 миллионга җиткерү тәкъдим ителә.

Моннан тыш закон проектында, кешенең үз гомерендә бер генә тапкыр түгел, ә бәлки сатып алынган һәрбер күчемсез милек объекты өчен (бәясе 3 миллион сумга кадәрге) салым “вычетын” алуны рөхсәт итү каралган. Кредит буенча процентлар түләү буенча да шундый ук үзгәреш кертү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү