Сусамаганнар: Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

26 апрель кичендә Казанның Бауман урамы кабаттан «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә җыйды. Сабыйларны да, яшьләрне дә, чал чәчле әби-бабайларны да. Тик нигәдер елдагыча урамнар тулмады, үткән-сүткән кешеләр күбрәк булды.

Сөекле Тукаебызның һәйкәле янында да халыкның аз булуын әйткән иде инде журналистыбыз. Яшь буынны берләштерергә, татарча җырлар тыңлатырга, биетергә, «Мин — татар» дип горурланып әйттерергә тиешле акциядә дә шул ук хәл булды. Җилдән курыкканнардыр, дип акласак, ел да акцияне калдырмаучылар «Кары да яуды, яңгыры да. Башка елларны берсе дә комачауламады» диештеләр.

Быел акция беренче тапкыр офлайн да, онлайн да үтте. Килмәүчеләр өйдә утырып карагандыр, дип өметләник бу урында. Алып баручылары да яңа: сәхнәдә Кариев театры актеры Булат Гатауллин белән КФУ студенты, яшь шагыйрә Лилия Низамова «кыздырса», туры эфирны журналист һәм шагыйрә Гүзәл Закирова һәм «Taraf» төркеме солисты Нияз Мөбәрәкҗан алып барды. Кыскасы, шагыйрьле вә шигырьле кичә булды дип тә әйтә алабыз.

— Ниһаять, без быел урамга чыктык. Ел дәвамында эшләнгәннәргә йомгакны тереләй ясадык. Яңалыкларга килгәндә, быел без хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле дәресләре оештырдык, алар майга кадәр дәвам итәчәк. Кем татарча сөйләшә, шул оешмаларга тагын бер йолдыз өстәргә телибез. Бүгенге акциягә килгәндә, тел активизмында катнашырга теләүчеләр, татар теленә битараф булмаучылар җитәрлек. Яшь буын да күренә. Алып баручыларыбыз да — яңа буын вәкилләре. Моңарчы күренмәгән музыкантлар да күп бүген. Ялгышмасам, быел алардан 30дан артык гариза кабул иттек. Иң шәпләре — сәхнәдә, — дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә «Gauga», «Карт Аяк», «ОММАЖ», «Taraf», «qaynar» төркемнәре, THE КАМ, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясады. Караңгы төшкәч, махсус кунак — АИГЕЛның да җырларын тыңладык.

Башка еллардагы кебек үк, татар телен таратуда бөтенләй катнашмаучы, сайт һәм социаль челтәрләрен татар телендә дә алып бармаучы оешмаларга «Тяжело с татарским» антипремиясе бирелде. Быелгы «җиңүчеләр» — «Старый город» префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, «Казан Кремле» музей тыюлыгы.

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү