Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә кемнәргә килергә ярый?

Яшьлек, ирек, саф һава. «Мин татарча сөйләшәм» чарасын әнә шулай тасвирлыйлар. Ел саен Тукай туган көндә яшьләрне бер урынга җыя торган акция быел унсигезенче мәртәбә узачак. Очрашу урыны – Камал театры янындагы мәйдан.

Сүз уңаеннан, «Мин татарча сөйләшәм» Бауман урамыннан Камал театры янына узган ел «күченде». Оештыручылар моны, аудиторияне киңәйтү максатыннан эшләдек, дип аңлатты. Быел исә аны тагын да киңәйтергә ниятлиләр. Нәкъ шушы максаттан акция узачак урында туклану зонасы, кием-салым сатучылар булачак, остаханәләр эшләячәк.

18+

Бу елның тагын бер яңалыгы – яшь чикләвенең 18+ булуы. «Бу чикләү сценарийдагы кайбер темаларга бәйле», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Билгеле инде, ачык һавада уза торган чарага яшь чикләве кертү – бәхәсле мәсьәлә. Ел саен «Мин татарча сөйләшәм»дә мәктәп укучылары арасында уздырыла торган «Qazan Quest» квест-уенында җиңүчеләрне бүләкләүләрен дә исәпкә алырга кирәк. Бу җәһәттән чараны алып баручы Ләйлә Лерон-Бахмутова болай диде:

– 18+ тамгасын күргәч, мәктәп балаларының кызыксынуы тагын да артачак. Олылар нәрсә сөйләшә икән, дип киләчәк алар. Бу да – үзенә күрә аудиторияне арттыру өчен уйланылган нәрсә.

Чараның сценарий авторы Динара Зиннәтова быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең 18 нче мәртәбә уздырылуын да онытмаска кушты. Оештыручыларның бу фикерләрен чарада 18 яшьтән кечерәкләр өчен «зарарлы» сүзләр сөйләнмәячәк, дип аңларга кирәктер инде.

Рәис сайланачак

Оештыручылардан тагын бер яңалык: 26 апрельдә шушы ук сәхнәдә «Татар теле рәисе»н ачыклаячаклар. Әлеге исем белән оештырылган бәйгене чарага ике атналап вакыт калганда игълан иттеләр. Рәис булырга теләгән кеше шушы вакыт аралыгында социаль челтәрләрдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, җәмгыятьтә татар теленең роле һәм телгә башка кагылышлы фикерләре белән уртаклашырга тиеш иде. Иң актив катнашучы рәсми төстә «Татар теле рәисе» булачак һәм ел дәвамында татар телле чараларда махсус кунак буларак катнашачак.

– Хәзер яшьләрнең ярты тормышы интернетта уза. Шуңа да телебезне интернет киңлекләрендә тарату мөһим, – диде бу турыда Динара Зиннәтова.

Гараждан – «МТС»ка

Музыкантларга килгәндә, елның елында «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә яшь башкаручылар чыгыш ясый. Быел да искәрмәләр булмаячак. Альтернатив музыка белән беррәттән яшьләр арасында популяр башка юнәлешләр дә булыр дип көтелә. Концертта Gauga, qaynar, ОММАЖ, Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур һәм башкалар чыгыш ясаячак. Фестивальнең махсус кунагы – автор-башкаручы, танылган блогер Arslan (Раил Арсланов).

– Безгә, ни өчен Гүзәл Уразова кебек җырчыларны чакырмыйсыз, диләр. Алар үз тыңлаучыларын да алып килер иде, имеш. Әмма безнең сәхнә – яшьләр өчен. Танылган татар эстрадасы артистлары болай да шактый сәхнәләрдә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия. Ә безнең өчен, әйтик, Арчаның ниндидер гаражында репетиция ясаучы яшьләрне күрсәтү мөһим, – диде бу җәһәттән Ленария Мөслимова.

Тагын бер яңалык: быел «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә олпат язучылар да чыгыш ясаячак. Аларны чарага махсус кунак буларак чакырганнар һәм яшьлек чорында язган әсәрләрен укуларын үтенгәннәр. Барысының да исемнәрен әйтмәделәр, әмма Рабит Батулла һәм Ләбиб Леронның яшь чакта язган шигырьләрен тыңлыйсыгыз килсә, рәхим итәрсез.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү