Наратның бөресе дә, ылысы да шифалы

Дәвалану өчен нарат бөресен иртә язда, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк. Бу вакытта бөреләр кабырчык белән капланган һәм сумала белән беркетелгән була.

– Нарат бөресе грипп, салкын тию, йөткерү, бронхит, пневмония, ангина, тонзиллит, фарингит, ларингит, ревматизм, подагра, дерматит, экзема, псориаз, кычыткан бизгәге вакытында кулланыла.

– Йөткергәндә, салкын тигәндә нарат бөресеннән ясалган төнәтмәнең файдасы тиячәк. Аны ясау өчен, 1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә кирәк.

– Кан тамырларын чистарту, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсе шифалы. 30 грамм энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм, өстен ябып, 15 минут эмальле савытта кайнатырга кирәк. Суынгач, шуны сөзеп, өч тапкыр (иртән, төш, кич белән) эчәрлек итеп бүләсе булачак. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала.

– Нарат бөресе белән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 грамм бөрегә 2 литр су салып, 5–10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, 15 минут шуның парын сулап утырырга кирәк.

– Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы. Әмма йөкле һәм бала имезүче хатыннарга нарат бөресе белән дәвалану тыела.


Фикер өстәү