Моң-зары да, бәйсезлеге дә – Тукайда

Тукай һәйкәле, зыялылар, кызыл канәферләр, мәйдан тулы халык. Ел саен милләтнең сөекле улы туган көнен шулар берләштерә… иде дип язасы килмәсә дә, язарга туры килә. Халыкның да, зыялыларның да аз булуы сизелде чөнки Казанда. Хәер, бәлки аларның бер өлеше Арчага китү дә тәэсир итми калмагандыр. Үзебезне аклап, шулай диик инде… Һәйкәл янында, гадәттәгечә, олпатлар шигырьләрен укыды, җырлар җырланды, Тукай бүләге ияләре исемнәре аталды, шагыйрьгә чәчәкләр салынды.

Арча кешеләренеке генә түгел, анасы-атасы татар булган һәркемнең бәйрәме. КФУ студенты Рәйдә Нигъмәтҗанова шулай ди һәм Тукай туган көнен аның һәйкәле янында, шигърият бәйрәмендә уздыруны язылмаган канун дип кабул итә.

– Үзен татар дип санаган һәркем бу көнне бер-берсен бәйрәм белән котлый. Мәктәптә укыганда Тукай туган көнен көтеп ала идем, чөнки 26 апрельдә татар халкының берәр милли бизәген такмыйча һәм даһиның берәр шигырен яттан өйрәнмичә мәктәп бусагасын атлап керергә ярамады. Бүген дә мондый чаралар дәвам итә – бу шатландыра. Тик татар теле турында елның бер көнендә генә түгел, гел истә тотасы иде. Берничә дистә елдан туган телеңне бозып сөйләшүчеләр артыр, дигән булсалар, Тукай, бәлки, көләр иде. Әмма бүген аның алдында татар халкына оят булырга тиештер, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиев исә тел, милләт өчен борчылып килүен белдерде.

– Шигърият бәйрәме Казанда уздырылмас, ахры, дигән имеш-мимешләрне ишетмәдем. Ничек монда узмасын инде ул? Үзәге шушында бит. Озын гомерле булсын иде дип кенә борчылам. Мин инде бу чарага 60 еллап йөримдер, калдырган юк, шулай булгач, минем дә үзенә күрә юбилейдыр бу, – диде артист. – Татар озак яшәр дигән оптимистик фикерләр әйтәләр, мин исә Гаяз Исхакый әйткәннәр иртәрәк килмәсме дип шикләнәм. «Туган тел» җырлатып кына әллә ни алга китеп булмас. Безнең тел галимнәре ничек моңа тыныч кына карыйдыр?!

КФУ мөгаллиме, шагыйрә Халисә Ширмән бәйрәмнән канәгать калуын әйтте.

– Дөрес, Тукай бәйрәмен берсен – Арчада, икенчесен Казанда оештыруга бик үк уңай карамадым, икесен дә башкалада үткәрергә кирәк иде дип уйлыйм. Халык җыелган бит. Җилле һава торышы булуга карамастан, килгәннәр. Әмма йөрәгемә тигәне шул булды: халык арасында язучыларны, шагыйрьләрне барлаганда, күбесенең  инде арабызда булмавын кабул итәргә туры килде. 2020 ел нинди олпатларны алып китте бит. Бу бәйрәмдә күңелем аларны эзләде, – диде ул. – Яшьләрнең кызыксынуы юк, димәс идем. Студентларны алып килдек. Әле кич «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә дә барабыз, дип торалар.

Тукайны данларга дип Рамай Юлдаш Мари Иленнән үк махсус төркем җыеп килгән. «1992 елдан бирле йөрим шушы чарага. Татарның скрепасы бу (скрепа – бөтен бер әйбернең өлешләрен тоташтыргыч. – Ред.). Татарың җан җыены, бәйрәме, киләчәккә өмет уяну урыны. Тукай – татарның символы. Күңеле дә, җаны да, рухы да, бәйсезлеге дә, иреге дә, моң-зары да, яктылыгы да», – диде ул.

P.S. «Айда, пофоткаемся да уйдем!» Бәйрәмдә иң авыр тәэсир калдырган сүзләр шушы булгандыр. Бер төркем яшүсмернең (бәлки, студент) Тукай һәйкәле янында әйткән сүзләре бу. Тукайны шулай сурәткә төшереп, кемлеге турында кызыксынмыйча гына өйгә кайтып китәр көннәргә калырбызмы икән?

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү