Бауманда күргәннәр. Башкаланың җәяүле урамы ничек яши?

Яз җитү белән Казанның иң популяр урамы да җанлана. Биредә үзгә бер тормыш башлана. «ВТ» хәбәрчесе башкаланың Бауман урамын урап кайтты.  

Чәршәмбе. Көн кичке якка авышкан иде. Урам буенча атлап барам. Яз җитү үзен сиздерә: һава җылы, рәхәт. Атна уртасы булуына карамастан, халык та агыла гына. Алар арасында чемоданлы ир-атларны һәм хатын-кызларны да күрергә мөмкин. Туристлык сезоны җитте бит.

Самара өлкәсеннән килгән туристлар Луиза Сәетованың ире белән Казанга беренче килүләре.

– Килдек кенә әле. Шул арада шәһәрне ошатырга да өлгердек. Танышуыбызны Бауман урамыннан башларга булдык. Казанга килеп, аны күрмәсәң, монда булмагансың кебек була бит. Тарихи биналар, үзенчәлекле урамнар, матур йортлар – барысы да таң калдыра. Ял беткәнче күбрәк истәлекле урыннарны карап каласы килә. Кол Шәриф мәчетенә, Казансу яр буена, «Казан» гаилә үзәгенә барырга ниятлибез. Экскурсия алмыйча булмас, ахры, – ди Луиза ханым.

Казанга кунакка килгән һәр кеше Бауман урамын урап узмый. Килерлек тә, әлбәттә. Күңел ачып, тамак ялгап, акча туздырып йөрер өчен менә дигән ял урыны. Килергә дә җайлы, урамның ике башында да метро тукталышлары. Шунысы гына бераз кәефне төшерергә мөмкин: хәзер монда ремонт эшләре бара. Иркенләп йөреп булмый, димәк.

Кичке Бауман

Кич җитүгә, Бауман башка төсмер ала. Эчкәрәк узам, бер урында су буе кеше җыелып тора. Нәрсә дисәм, бер төркем музыкантларны тыңлыйлар икән. Хәер, аларның туктап та торганы юк бугай. Көз дә, кыш та, җәй дә монда оялаган алар. Халык һәвәскәр музыкантлар белән бертавышка җырлый. Кемдер акча сала, кайсы уртага чыгып бии. Барысы да күңел ача, кыскасы. Кайбер кафеларның җәйге верандалары да эшли башлаган инде. Анда да бөтен яклап музыка уйный. Халык җәйгә кадәр өендә бикләнеп утырырга теләми, күрәсең.

Ирексездән күзләр эскәмияләрдә утыручы яки аунап ятучы сукбай кешеләргә төшә. Җәйгә таба барганда, Бауманда тагын да ешрак очрый башлый алар.

Алга таба урам буйлап барам. Туристлар арасында иң популяр урыннар – Бакалар фонтаны һәм патшабикә Екатерина II арбасы янында тукталам. Кайсы гына вакытта килмә, биредә гел фотога төшүчеләр табыла. Мин килгәндә дә фонтан янында 50 яшьтән арткан хатын-кызлар оныклары белән мәш килә иде.

«Мин мохтаҗ кеше түгел»

Бауман урамы талантлы, яшь һәм бик үк яшь булмаган музыкантлар белән тулы. Биредә гадәти булмаган шарманкада уйнап утыручы бабайны күпләрнең күргәне бардыр. Инде ничәнче ел шәһәр халкының һәм башкала кунакларының күңелен күрә ул. Әкият персонажын хәтерләткән бабай белән тиз генә аралашып алдык.

Шамил Сәфәровка 73 яшь, гомере буе дизайнер булып эшләгән, Россия буенча күп йөргән, чит илләрдә булган.

– Мин күп кенә дизайн-проектлар булдырдым, спектакльләр, кинокартиналарны бизәү белән шөгыльләндем. Ә аннары пенсиягә чыккач, бу акчага берничек тә яшәп булмаганын аңладым. 8 мең сум нәрсәгә җитсен ди? Мин яхшы тормышта яшәргә күнеккән. Ничек тә булса, акча эшләү юлын уйлый башладым, – дип сөйли бабай. – Шулай бервакыт иске әйберләрне барлаганда, борынгы шарманкага тап булдым. Мин аның турында оныткан идем инде. 1990 нчы елларда Петербургтагы бер фатирны җиһазландырганда, аны чүп-чар арасында күреп, үземә сорап алган идем. Күп еллар узгач, кирәге чыкты. Иҗади кеше булгач, Бауманда музыкантларны күзәтә идем. Үземне дә сынап карарга булдым. Кием сайладым, инструментымны муеныма элдем дә – башлап җибәрдем.

Шамил Сәфәров әйтүенчә, хәзер ул бернигә дә мохтаҗ түгел.

–  Төрле вакыт булды инде. Ачлыгы да. Минем Венециядә, Германиядә – күп җирдә уйнаганым булды. Әмма Казандагы кебек рәхмәтле һәм юмарт халык башка бер җирдә дә юк. Монда яхшы түлиләр. Әле мин көн саен чыкмыйм. Мин – артист бит, чыгыш ясау өчен кирәкле кәефнең булуы кирәк, – ди һәвәскәр музыкант. – Кешеләр яныма килеп басалар, карыйлар, рәхмәт әйтәләр, хәтта елыйлар. Аларга уйнавым ошый, ә мин халыкка шатлык китерүемә сөенәм генә.

«Атлар»сыз Бауман  

Шәһәрдә аниматорлар сезонының да кызган чагы. Бауман урамы бәйләнчек «ат»лардан һәм «ишәк»ләрдән котылды инде. Башкаланың төп җәяүле урамында әлеге бәйләнчек «хайван»нар берничә ел шәһәр халкын һәм кунакларын «куркытып» торды бит югыйсә. Бауман буйлап барганда, аларга юлыкмый калу зур бәхет иде. Бәхеткә, хәзер алар юк, сирәк-мирәк берәр нинди җәнлек яисә кош-корт белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләр генә күренгәли.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Казан Башкарма комитеты урам артистлары, сәүдәгәрләре һәм атларда йөртүчеләр, хайваннар, бик зур курчаклар белән фотога төшерүчеләр эшчәнлеген җайга салды. Әйтик, урам артистлары хәзер махсус платформада теркәлеп, чыгыш ясау өчен рөхсәт алырга тиеш. Рөхсәт алмаучыларга 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный, ди. Сәүдә һәм түләүле хезмәтләргә килгәндә, хәзер мондый эшчәнлеккә хокук алу өчен электрон аукционда отарга кирәк булачак.

 


Фикер өстәү