Казан янәшәсенә билгесез пилотсыз аппарат төшкән

Пилотсыз аппарат Казанның Идел буе районындагы Отары бистәсендәге торак йортларның берсе янына төшкән.

KazanFirstка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә булган. БПЛАДА бернинди хәрби җиһазлар да булмаган. Зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.

Пилотсыз аппаратны кем җибәргәнлеге әлегә билгесез БПЛА хуҗасын эзлиләр.


Фикер өстәү