Украина кораллы көчләре Россиягә 21 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән

Бүген төнлә һава һөҗүменнән саклану системалары Украинадан җибәрелгән 21 пилотсыз очкычны юк иткән яки “тоткан”. Бу хакта “РИА Новости” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Пилотсыз очкычларның унбере – Кырым, бишесе – Белгород өлкәсе, өчесе – Брянск өлкәсе, берсе – Калуга өлкәсе, берсе – Тула өлкәсе күгендә “тотып” калынган.

Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша БПЛА кыйпыкларының торак булмаган бина түбәсенә төшүен хәбәр иткән. Янгын чыкмаган, зыян күрүчеләр юк. Севастополь губернаторы Развозжаев исә дронның Бельбек тирәсендә бәреп төшерелүен белдергән. БПЛА кыйпыклары диңгезгә очкан. Беркем дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү