Америка миллиардеры Илон Маскның “Neuralink” нейротехнологик компаниясе тарихта беренче тапкыр кешенең баш миенә гаджетларны уй белән идарә итү мөмкинлеге бирә торган имплант урнаштырган. Бу хакта миллиардер X социаль челтәрендәге (элекке Twitter) сәхифәсендә хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”
“Кичә @Neuralink компаниясе тәүге кешегә имплант утыртты. Ул үзен әйбәт хис итә. Беренче нәтиҗәләр күпне вәгъдә итә”, – дип белдергән бизнесмен.
Маск аңлатып үткәнчә, имплант Telepathy (“Телепатия”) дип атала. Аның ярдәмендә, “уйлап кына”, телефон, компьютер яки башка җайланма белән идарә итәргә мөмкин.
“Импланттан иң элек аяк-куллары йөрмәгән (яки югалтылган) кешеләр файдалана алачак,” – дип басым ясап әйткән Маск.