Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында катнаша

Бүген «Казан-Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышы уза. Киң вәкиллекле утырыш агросәнәгать комплексының 2023 елгы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышлана. Бу хакта Татрстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырыш башланганчы,  Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар озатуында эре габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече хуҗалык рәвешләре продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, «Казан-Экспо» мәйданчыгында 29-31 гыйнварда шулай ук «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. Өч көн дәвамында бөтен Россиядән 200дән артык компания 30 мең квадрат метрдан артык мәйданда нәтиҗәле терлекчелек, игенчелек өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү өчен әйберләр күрсәтә.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2023 елда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Шулай ук 2023 елда сөт савымы 2,2 млн. тонна тәшкил иткән (2022 елга карата 107,5%).


Фикер өстәү