Алга таба торак бәясенең үсәчәкме-юкмы икәнлеген әйткәннәр

Россия Банкы илдә торак бәясе үсүнең, ниһаять, туктавын көтә. Ләкин төрле төбәкләрдә төрлечәрәк булачак бу. Үзәк Банк Рәисе Эльвира Нәбиуллина “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

“Ил буенча торак бәясе үсүнең туктавын көтәбез. Чыннан да шулай булачак, чөнки соңгы ике-өч елда бик нык үсте ул”, – дигән Үзәк Банк башлыгы.
Әмма, Нәбиуллина фикеренчә, төрле төбәкләрдә төрлечәрәк булачак бу. Ник дигәндә, соңгы елларда торак бәясе илнең төрле өлешләрендә төрлечә үскән.
Моннан тыш Россия Банкы башлыгы ташламалы ипотеканың адреслы булырга тиешлеген аңлатып үткән. “Ташламалы программалар бу ташламалардан файдаланмаучы башка салым түләүчеләр җилкәсенә төшә. Шуңа күрә программалар, минемчә, адреслы булырга тиеш. Әйтик, гаилә, авыл, Ерак Көнчыгыш ипотекасы. Алар базар ысуллары нигезендә хәл ителмәгән бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән”. – дип билгеләп үткән Нәбиуллина.


Фикер өстәү