Эльвира Нәбиуллина кредитларның кайчан арзанаячагын әйткән

Быел икенче яртыеллыкта, инфляция күрсәткече түбәнгә тәгәрәвен дәвам итсә, төп ставка кимергә мөмкин. Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Безнең төп фаразыбызда быел икенче яртыеллыкта ставканың кимүе күздә тотылган. Бу хәл тәгаен кайчан булачак – анысы инфляциягә бәйле”- дип белдергән ул. Үзәк Банк башлыгы басым ясап әйткәнчә, моның өчен Банкка инфляция күрсәткеченең кимүен дәвам итүгә инануы кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк 2023 елның июленнән, инфляция нык үсүгә бәйле рәвештә, ставканы күтәрә башлады. Шулай итеп, ул биш айдан кимрәк вакыт эчендә 2 тапкыр артып, 7,5 проценттан 15 процентка җитте. 15 декабрьдә исә Үзәк Банк төп ставканы 16 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте.


Фикер өстәү