Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлаулары шигарен тәкъдим итте

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сайлау кампаниясе кысаларында сайлаучыларга мәгълүмат бирүнең икенче этабы башлануы хакында игълан итте.

«Мәгълүмат бирүнең икенче этабы башлана. Һәм ул яңа тышкы реклама дулкыны белән башланачак… Беренче эш итеп булачак президент сайлаулары шигарен тәкъдим итәм: «Бергә көчлебез – Россия өчен тавыш бирәбез», – диде Элла Памфилова.

Ул сайлаучыларга әлеге кампаниягә җитди карарга һәм сайлауларда катнашырга кирәклеген әйтте.

«Кампанияне үткәрүебезгә бәйле рәвештә нинди нәтиҗәләр булырга мөмкинлеген аңлаучы халык булганга, «бергә көчлебез» без», – диде ул.

Россия Президентын сайлау 2024 елның 15 нче,16 нчы һәм 17 нче мартында узачак.


Фикер өстәү