Татарстанда, яшен сугу сәбәпле, клуб бинасы янган

Узган тәүлектә Әтнә районында яшен сугудан янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Янгын төнлә Исләйтар авылының колхоз урамында урнашкан клуб бинасында чыккан. Бу вакытта бина эчендә кешеләр булмаган, зыян күрүчеләр дә юк.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын сәбәбе яшен сугуга бәйле.


Фикер өстәү