Акча бәясе уйнаганда. Төп ставка күтәреләме, элеккечә каламы?

Халыкара валюта фонды Россия икътисадына үсеш фаразлый. Чит ил финансчыларының уңай юраулары күңелле, билгеле, әмма бу юлларның авторы фанфаралар кагу яклы түгел. Үсеш, чынлап та, булыр, мөгаен, әмма хәрби продукция һәм шуны җитештерүгә ярдәм итүче тармаклар хисабына. Туплар атып тамак туймый. Ә менә финанслар һәм гражданлык продукциясе җитештерү тармакларында рәсми фаразлар да сөенерлек үк түгел.

Бөртеклеләрнең быелгы уңышы үткән елгыдан кимрәк булыр, диләр. Бу – тармак белгечләренең һәм чиновникларның фаразы. Барлык уңышның 40 проценты җитештерелә торган көньяк төбәкләрдә коры һава. Тагын бер нәрсә бар: Белгород, Курск һәм Воронеж кебек кара туфраклы һәм мул уңышлы төбәкләрдә дроннар һәм ракеталар оча. Вазгыять кыр эшләренә уңай тәэсир итә торган түгел.

Финанслар да төшенкелек сызыгына кереп бара. Юк, бюджет белән барысы да тәртиптә. Әлегә… Безнең бюджет сумның кәефе киткән саен шатлана торган итеп корылган. Федераль хөкүмәтнең рәсми басмасы – «Российская газета» үткән пәнҗешәмбедә «Когда курс доллара может подняться до 100 рублей?» дигән сорау куйды һәм җавап эзләде. Аңлыйсыздыр инде: җавап сумның девальвацияләнәчәген күз алдында тота. Бәйсез белгечләр 120 һәм 150 сумлык доллар турында да сүз алып бара. Долларның 200 сумга кадәр үсүен көтүчеләр дә бар. Һава торышын фаразлау кебек булганга, без үз фикеребезне әйтмибез.

«Российская газета» сайты дүшәмбедә «Банк России сохранит ключевую ставку, но подумает и о ее повышении» дигән аналитик язма бирде. Юллар арасындагы фикерне укырга өйрәнсәгез, хәлләр шәп түгел дигән уйның уйдырылып салынуын күрә алыр идегез. Моңарчы әле төп ставка елның икенче яртысыннан төшә башлар дип көтәләр иде. Рәсми басма яза: «Но вероятность того, что ЦБ как минимум задумается о повышении ключевой ставки, а как максимум – действительно повысит ее если не в апреле, то в июне, увеличилась». Төп ставканы Үзәк банк инфляция һәм девальвация куркынычы булганда күтәрә. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде. Ставканың күтәрелүе инфляцияне дә киметми, девальвациядән дә сакламый ул үзе. Әмма монысы инде башка тема.

 


Фикер өстәү