Ялга җыенганда алдакчылар тозагына эләкмәс өчен нишләргә?

Тиздән – май яллары, аннан соң каникул, көтеп алынган отпускыга да күп калмый. Алдан хәстәрен күрергә яратучылар ялны ничек һәм кайда уздырасын бүгеннән планлаштыра. Шул исәптән кемнең һәм күпме акчасын эләктерергә ниятләп торган кырыгалдар да уяна. Акчасыз да, ялсыз да калмас өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

Ялган сайтлар (фишинг сайтлар).  Хәзер күп нәрсә интернет аша хәл ителә, шул исәптән, ялны оештыру эше дә. Мошенниклар бик яратып куллана торган алдау төре – ялган сайтлар ачу. Алар үзләрен популяр туристлык компанияләре, кунакханә, хәтта авиакомпанияләр исеме астында бик оста яшереп, халыкны алдый. Рәхәт бит: ял итәргә җыенучы белән аралашырга кирәкми, карта номерлары, шәхси мәгълүмат онлайн тутырыла, бронь ясала. Турист һава өчен түләвен соң гына аңлый – шунысы бер дә рәхәт түгел.

Мондый тозакка эләкмәс өчен, нишләргә? Тикшерергә! Сайтның адресы, аңа бәйле мәгълүмат, башка кешеләрнең кайтавазлары – болар барысы да бик мөһим. Сайтның рәсми булуын махсус «Whois-сервис» дигән хезмәт аша да тикшерергә мөмкин. Иң мөһиме – иренмәскә.

Дөрес итеп түлә. Турфирма аша юллама сатып аласыз икән, акчаны аның исәп-хисап счетына күчерергә кирәк. Әгәр дә сездән шәхси картага күчерүне таләп итәләр икән, уйланырга җирлек бар дигән сүз.

Ышаныч аклансын! Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында туроператор һәм турагентларның бердәм реестры бар. Гади генә әйткәндә, бу сәяхәтләр оештырырга һәм юлламалар сатарга хокукы булган юридик затлар исемлеге. Рәсми сайт аша тикшерү мошенниклар тозагына эләгүдән коткарырга мөмкин.

Ышанма сурәтенә! Сәяхәт иткәндә күпчелек йорт яисә фатир арендалап яши. Мошенниклар да моны белә һәм халыкның ышанычыннан файдалана. Әйтик, кырыгалдарлар чынбарлыкка якын да килмәгән фатир сурәтләрен, аңа туры килмәгән тасвирламалар урнаштырып, туристларны җәлеп итә. Өстәмә акча да (задаток) сорарга мөмкиннәр. Фотоларны эзләү системаларында тикшерергә («поисковик»), фатир адресын картадан карап, чынбарлыкта булу-булмавын ачыкларга була. Турист җинаятьчеләр кулына эләксә, аңа шунда ук полициягә мөрәҗәгать итеп, барлык чек, ике арада барган аралашуның скриншотын һәм торак турында белдерүнең сылтамаларын күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук Роскомнадзорга да зарланырга мөмкин.

 

БУ КЫЗЫК!

Быел май ялларында Россия буенча иң популяр ун юнәлешкә Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Сочи, Калининград, Түбән Новгород, Ярославль, Волгоград, Кисловодск, Махачкала кергән, дип хәбәр итә «Островок» хезмәте.

 

 


Фикер өстәү