Республикада янгын куркынычсызлыгы режимы

Республикада 26 апрельдән алып 16 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде. Татарстан коткаручылары май бәйрәмнәрен иң куркыныч чор дип атый. Бу вакытта коры үлән, чүп яндыру бөтенләй тыела. Янгын куркынычы зур булган авыллар, бакчалар тирәсендә шашлык пешерү бөтенләй тыела. Пиротехник эшләнмәләр дә кулланырга ярамый. Әмма Җиңү көнендә салют булачак.

–  Быел коры үлән һәм чүп күп яна. 12 апрельдән бирле шундый 532 очрак теркәлде, – ди Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин. – Казанда һәм Чаллыдагы янгында ике кеше һәлак булды.   Бу бит әле үлән яну аркасында килеп чыккан фаҗига. Узган ел белән чагыштырганда үлән яну 28 процентка артты. Былтыр бу чорда 413 очрак теркәлгән булган.  Ут чыгу буенча «кара исемлек»тәге шәһәрләр дә билгеле. Болар – Чаллы, Казан шәһәрләре, Тукай, Әлмәт, Зәй, Чирмешән районнары. Бер җирдә ут каба икән, җил аны еракка алып китә, табигать янгыннары әнә шулай тарала. Ә бит шырпыны барыбер кеше сыза. Күп очракта янгын үз йорты тирәсендә җыештырырга, авыл хуҗалыгы җирләрендәге корыган үләннәрдән котылырга теләгән кешеләрнең ут төртүеннән килеп чыга. Кайчак гаеплене табып та булмый. Әмма хәзер кайда ут чыга, шул җирнең хуҗасы җавапка тартыла.

Татарстан коткаручылары  ике атна эчендә 96 беркетмә төзегән.  Хәтта бер тәүлектә коры үлән яна дип 124 чакыру килгән. Ут коры үләннән урманнарга күчмәсен, ди алар.

– Урманнарга илтә торган сукмакларны чүп-чардан арындырырга кирәк.  Ут күчмәсен өчен махсус полосалар ясап кую комачау итмәс. Май бәйрәмнәрендә халык ял итә. Алар барысы да урманга  ашкыначак. Күпләр бакчасына китә. Анда да ут чыгу куркынычы зур. Әлегә көннәр бик җылы түгел. Шуңа да кешеләр электр мичләрен кушачак, ягып җылынырга теләүчеләр дә булачак. Әле ул гынамы, бәйрәмнәрдә кеше мунча чабыначак. Тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз: мунчаны кызу ягуның ахыры күңелсез тәмамлана, – ди Максим Трущин.  – Ут чыкмасын, дисәгез, ялларга киткәндә үзегез белән янгын хакында хәбәр бирүче җайланманы алып барыгыз. Бәясе кыйммәт түгел. Аны һәр бүлмәгә беркетеп була. Төтен исе чыгуга, ул хәбәр бирә. Шушы җайланма гомерләрегезне саклап калачак.

Коткаручы, быел 97 торак пунктта, 50 бакчада, урман эчендәге 81 җәйге лагерьда янгын чыгу куркынычы зур, ди. Шуңа да әлеге урыннарда учак ягу бөтенләй тыела. Шашлык пешерергә теләүчеләр өчен дә аерым шартлар бар. Аны мангалда гына пешерү  рөхсәт ителә. Ул каралты-курадан 5 метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал янәшәсендәге 2 метр җирнең чүп-чардан чистартылуы мөһим.

Махсус режим вакытында коткаручылар кизү торачак.  Әгәр чүп яккан вакытыгызга туры килә икән, штраф салачаклар. Бу чорда аның күләме икеләтә арта: гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү