Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәеваны «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә РФ һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыра. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, РФ атказанган артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

«Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр, бүген алган бүләкләрегез белән котлыйм. Камал театрына рәхмәт. Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елында статусны тотып торалар. Татар театры барлык төрки халыклар театрлары белән дус мөнәсәбәттә. Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә безнең театрга игътибары өчен рәхмәт», — дип әйтте Наилә Гәрәева җавап чыгышында.

Бүгенге тантанада барлыгы 54 кешегә Россиянең — 9 һәм Татарстанның 45 бүләге бирелә.

«Бүген фидакарь хезмәт куючы, лаеклы хезмәтчәннәр җыелган. Завод хезмәткәрләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы, укытучылар, мәдәният эшлеклеләреннән башка бүгенге тормышны күз алдына китереп булмый. Сез хезмәтегез белән республиканың данын үстерәсез. Коллективларыгыз сезгә тигезләшә, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезнең белән горурлана», — дип сәламләде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодинга «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Ковидка каршы көрәш өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Татар-информ»


Фикер өстәү