Юртыш авылында хуҗалык терлекләре кешеләрнең бакчаларына кереп, зыян сала

Биектау районының Юртыш авылы халкы урам, бакча тутырып йөрүче хуҗалык малларыннан зарлана. Алар тәкъдим иткән фото-видеолардан күренгәнчә, терлекләр кешеләрнең бакчаларына кереп, зыян сала.

– Хуҗалык бакчаларын атлар, сыерлар таптый. Кермәс иделәр дә, хуҗалык башлыгы Фиркәт Вахитовның малларына ашатырга ни печәне, ни силосы юк. Терлекләр менә шулай көн саен урам тутырып йөри. Авыл хуҗалыгы министрлыгына да язып карадык. “Штраф салдык”, – дигән хәбәрләре килде. Тик аңа карап кына берни дә үзгәрмәде, – ди авыл халкы.

Юртыш авылы Мәмдәл авыл җирлегенә керә. Шуңа күрә без иң элек җирлек башлыгы Фәрит Сафиуллинга чыктык.
– Малларның чыгу сәбәпләрен менә сезгә төгәл генә әйтә алмам инде. Анысын хуҗаның үзеннән белешерсез, – диде ул. – Маллар кышын да чыкты, хәзер дә йөриләр. Күрү белән үк шалтыратам, тик берничә сәгатьтән тагын шул ук хәл күзәтелә. Кисәтү ясадым. Комиссия белән дә карадык. Сүз “Аңлыйм, җыям” диюдән артмый. Бу хәл турында районда да беләләр. Тик әлегә менә шундыйрак вазгыять.
“Правда” җәмгыяте директоры Фиркат Вахитовның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Аның сүзләре буенча, бүген фермада 300 баш мал бар. Алар утарны ясаган арада чыгып, авыл урамнарына таралган, халыкның бакчаларына кергән.
– Шушы 3-4 көн генә чыгып йөри әле алар. Кышын ферма территориясендә булдылар. Безнең ферма авылга бик якын урнашкан булганлыктан, кешеләрнең бакчаларына керә. Терлекләргә ашарга биргән арада да чыгып китәләр. Мин анысын инкарь итмим. Мал бит ул. Аларга да йөрергә кирәк. Кешегә тимәгән, зыян салмаган. Авылда кешегә ташлана торган кыргый этләрне карасыннар иде бераз. Хәзер бит эшкә авыл халкын да алмыйбыз. Бәлки шуңа да ачулары килә торгандыр, – диде хуҗалык башлыгы.
Ә менә халыкның маллар ач дигән сүзләре дөреслеккә бөтенләй туры килми, ди ул. – Ничек ач булсын алар? Сенаж бирәбез, фуражын салабыз. Базда 1,5 айга җитәрлек сенаж бар әле. Әйе, авыру сәбәпле, печәнне җитәрлек дәрәҗәдә әзерли алмадык узган ел. Тик аңа карап печәнсез торган юк. Сатып алдык печән. Ансыз мал тотып булмый, – диде Фиркәт Вахитов.
Җитәкче бүген-иртәгә бу проблеманы хәл итәм, дип вәгъдә бирде.
– Бүген утарны ремонтлап бетерәбез дә, ябып куябыз. Иртәгәдән беркая да чыкмыйлар. Мондый проблема булмас. Җәен малларны болынга чыгарып җибәрәбез, – дип ышандырды.
Безгә дә, халыкка да хуҗаның сүзенә ышанасы гына кала инде.

 

Зөһрә Садыйкова


Юртыш авылында хуҗалык терлекләре кешеләрнең бакчаларына кереп, зыян сала” язмасына фикерләр

  1. Нинди отарлар ясасын ул,ата ялганчы бит ул,кем сузенэ ышандыгыз???!!! Печэн дэ фураж да хэзерлэнмэде ничэ ел инде! Эдэм-дип эйтэ торган нэрсэ тугел ул!

Фикер өстәү