Валентина Матвиенко: «Татарстан бер урында таптанмый»

Бүген – Россия парламентаризмы көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Федерация һәм төбәкләр парламентчылары Президент Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш барышында шулай ук коронавирус пандемиясенә бәйле мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.

Фикер алышу барышында Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләрдә Россия Президенты Юлламасы нигезләмәләрен тормышка ашыруның нәтиҗәле, ышанычлы механизмын эшләү зарурилыгына игътибарын юнәлтте.
– Без Президент Юлламасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәле юлларын эзлибез. Вакыт аз, – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. – Без инде федераль дәүләт хакимияте органнары белән берлектә хәл итәргә тиешле төп бурычларны барладык. Безгә бюджет бурычлары, коммерцияле бурычлар күләмнәрен, аларны түләү вакытын, мәктәп автобуслары, «ашыгыч ярдәм» машиналары санын, дәүләт башлыгы билгеләгән бурычларны үтәү өчен кирәкле башка чыгымнарны исәпләп чыгарырга туры киләчәк.
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исә ил өчен мөһим бурычларны тормышка ашыруның төбәктәге эш сыйфаты һәм нәтиҗәсенә бәйле булачагын искәртте. Аның фикеренчә, Россия Хөкүмәте финанс ярдәме күрсәтүдә барлык төбәкләргә карата тигез һәм гадел мөнәсәбәттә булырга тиеш.
– Татарстан инде барысын да исәпләп чыгарды һәм дөрес тә эшләде. Төбәк командасының әйбәт эшләве нәтиҗәсендә республика актив рәвештә үсә, ул инде хәзер Россия Хөкүмәте белән эшләүгә керешә. Бу дөрес. Татарстан – молодец, хәзер бер урында таптанырга түгел, эшләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул, парламентчыларга мөрәҗәгать итеп. – Россия Президенты әйткән финанслау ресурсларын алуга төбәкләргә тигез мөмкинлек тудыру өчен, гомуми кагыйдәләр, методикалар эшләргә кирәк. Биредә хөкүмәт зур роль уйный. Ә инде Федерация Советы төбәкләрнең рәнҗетелмәвен игътибар белән күзәтәчәк.


Фикер өстәү