Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Алексеевск — Биләр юлында коточкыч юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. 

30 яшьлек ир-ат «Лада-Калина» машинасында барганда каршы як полосага чыгып, «Хендай» машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Калина» йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган.   Әлеге машинадагы 22 яшьлек пассажир ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, ләкин соңрак аның да гомере өзелгән.


Фикер өстәү