Мәктәп укучыларына аттестат бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Югары уку йортына керергә җыенмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын кимендә өчлегә тапшырсалар да аттестат алачаклар. Әлеге карар быелның 23 апрельеннән гамәлгә кергән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, студент булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу шарты башка – аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга һәм балларның минималь күләмен җыярга кирәк булачак. Төгәл чикне Рособрнадзор билгеләячәк.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да, шартлар гадиләштерелде – аларга бары тик рус теленнән имтихан бирү җитә.

Кызыл аттестат алырга җыенучыларга мәктәпне бишлегә генә тәмамларга түгел, ә шулай ук рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга тапшыру һәм шулай ук барлык сайланган предметларны да уңышлы бирү кирәк булачак. Әгәр дә бишлегә генә укучы вузга керергә җыенмаса, аңа рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен  бишлегә тапшырырга кирәк булачак.

Документта укучылар мәктәптән аттестатның скан-күчермәсен электрон почта аша сорап алырга мөмкин, диелгән.


Фикер өстәү