Төрмәдә утыручылар төзелештәге мигрантларны алыштыра алырмы?

 Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә «Россиядә ГУЛАГны торгызалар, төрмәдә утыручыларны төзелештә эшләтә башлаячаклар» дигән шау-шу купты. Дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәсә дә, бу гауганың нигезендә тормыш факты ята.

Чынлап та, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (Федеральная служба исполнения наказаний) бизнес җәмәгатьчелек белән төзелеш предриятиеләрендә төзәтү үзәкләре (исправительные центры) челтәрен киңәйтү турында сөйләшүләр алып бара. Барысы да уңышлы килеп чыкса, хөкем ителгәннәр төзелештә мигрантларның бер өлешен алыштыра алачаклар. Төзелештә эшче куллар җитмәве – бик мәгълүм проблема бит. Бу проектны Сәүдә-сәнәгать палатасы да хуплый.

Сүз төрмә җәзасы үтәүгә хөкем ителгән җинаятьчеләрне дивар өяргә мәҗбүр итү турында бармый. Төзәтү үзәкләренә судлар тарафыннан мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләр генә озатылачак. Болар иректән мәхрүм ителгән кешеләр түгел. Төзәтү үзәкләрендә чәнчекеле тимерчыбыклар да, сакчылар да юк. Хөкем ителгәннәр тулай торакларда яшиләр, гадәти кешеләр кебек үк хезмәт хакы алалар. Бу совет чоры «химия»сен хәтерләтә. Бу юллар авторының яшь чакта Горький автозаводында эшләгән «химик»ларны күргәне бар. Алар заводта эшлиләр, кичке сәгать уннарга кадәр иректә йөриләр, әмма кичен тулай торакка кайтып йокларга яту мәҗбүри, бу кадәресе күзәтү астында. Эштән гариза язып китә алмыйсың. Монысы да бар инде. Эшләү мәҗбүри.

ФСИН менә шундый җәзага тартылучы ирекле тоткыннарны гына төзелештә куллану идеясен күтәреп чыккан икән. Бүген 76 төбәктә 111 шундый җәза үтәү урыннары оештырылган. Аларда 8 мең кеше яши һәм эшли ала. Мондый үзәкләргә эләгү – төрмәгә хөкем ителгәннәрнең дә хыялы, диләр. Алар, хезмәт хакы алып, теләсә нинди объектта эшләргә, гаиләләренә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Законда колониядә хөкем срогының бер өлешен үткән, үзен яхшы якта күрсәткән җинаятьчеләргә җәзаны йошагракка алыштыру мөмкинлеге каралган. Андый тоткыннар, предприятиегә эләксәләр, ирекле кеше кебек яши башлыйлар.

Үткән елдан башлап предприятиеләрдә төзәтү үзәкләре челтәрен киңәйтү мөмкинлеге пәйда булган. Предприятие җәза үтәүчеләрне торак һәм эш белән тәэмин итә, ә төзәтү үзәге хезмәткәрләре алар өстеннән күзәтчелекне оештыра. ГУЛАГ белән охшашлык-янәшәлек юк монда.

ФСИН исәпләве буенча, төрмәләрдә, суд тарафыннан рөхсәт булса, төзәтү үзәкләренә күчеп яши башларга яраклы 184 мең тирәсе кеше бар икән. Хөкүмәттә хөкем ителгәннәрне БАМ һәм Транссиб объектларында эшләтү турында сөйләшкәннәр дигән хәбәрләр дә бар.

Теориядә бик матур күренсә дә, бу проектның үз «су асты ташлары» да җитәрлек, әлбәттә. Арзанлы эшче кулларга предприятиеләр риза булырлар да, әмма төзелешнең сыйфаты начараер, күзәтү оештырып бетереп булмас дигән куркулар йөри. Тулай тораклар белән дә тәэмин итәргә кирәк бит әле аларны. Мөһаҗирләрнең төзелештә эшләргә һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтергә мотивациясе бар, ә мәҗбүри эшләүчеләрдә андый теләк булмаячак, ди белгечләр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү