Сыерларга да «педикюр» кирәк

Терлекләрнең тоякларын профессиональ чистарту – аларның сәламәтлекләре өчен бик кирәкле гамәл. Тояклары белән проблемалар булганда, маллар аз хәрәкәтләнә, аз ашый һәм бу хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны махсус җиһаз белән эшкәртә.

Шушы көннәрдә “Август-Мөслим” сөт комплексы базасында булган чарада яшь белгечләр белемнәрен чарлаган. Эш барышында алар Удмуртиядән кайтарылган яңа станокны да эшләтеп караган.
– Беренче булып “педикюр” ясатырга килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ләкин ахырдан аңа бу ошап китте хәтта, – дип сөйләгән “Август-Агро” идарәче компания технологы Наталия Козлова.


Фикер өстәү