«Каравон» рус халык бәйрәменең кайчан үтәчәге билгелде булды

22 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме үткәреләчәк. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының тәкъдимен исәпкә алып һәм республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләү чараларын үтәп, 2021 елның 22 маенда Лаеш районы Никольское авылында „Каравон“ рус халык бәйрәмен үткәрергә», диелгән документта.

2020 елда коронавирус чикләүләре сәбәпле, Каравон бәйрәм онлайн режимда узды.


Фикер өстәү