Фәрит Мөхәммәтшин: “Цифрлаштыру – ул модага иярү түгел”

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин IT-паркта партиянең төбәк бүлекләре хезмәткәрләре өчен оештырылган цифрлы белемне арттыру буенча семинарда катнашучылар белән очрашты.

“Татарстан – илебезнең IТ-тармагында алдынгы төбәкләр сафында, – диде Фәрит Мөхәммәтшин семинарның ачылышында. – Мәгълүмати технологияләрне киң куллану — безнең көндәшлеккә сәләтлелекне үстерүнең мөһим коралы”.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, пандемия чоры, хезмәт күрсәтүне электрон форматка күчерү буенча кабул ителгән карарларның дөрес һәм вакытлы булуын, ә читтән торып эшләүнең бүгенге чынбарлык булганын тагын бер кат раслады. “Цифрлаштыру – ул модага иярү түгел, ә кире элемтә формасын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган чын ихтыяҗ, хакимиятне ачыграк һәм аңлаешлырак итә, димәк, ышаныч та үсә”, – диде парламент сипкеры.
Ул “Бердәм Россия”нең үз эшчәнлеген цифрлаштыру эшенә системалы рәвештә алып барган беренче һәм бердәнбер партия булганын да искә төшерде. Документлар әйләнеше автоматлаштырыла, мониторинг системалары кертелә, цифрлы администрацияләү, онлайн-укыту, онлайн-кабул итү алымнары кулланыла, “сайлаучы – депутат” элемтә системасы гамәлгә ашырыла.
Семинарда Россиянең барлык төбәкләреннән 150 дән артык белгеч катнаша.


Фикер өстәү