Иммунизацияләү атналыгына багышланган «кайнар линия» үтәчәк

30 апрельдә Татарстна Республикасы Иҗтимагый палатасында иммунизацияләү атналыгына багышланган «кайнар линия» үтәчәк. Ул иммунитетның сәламәтлек һәм яшәеш өчен мөһимлеген яктыртуга багышланачак.

Сорауларга Роспотребнадзоның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек һәм экология буенча рәисе Владимир Менделеевич, Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хаертынов җавап бирәчәк.

Мөрәҗәгатьләрне 30ына кадәр интернет-кабул итү өчен юлларга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm
30ында исә сорауларны 11:30га кадәр 8(800)350-44-72 номерына шалтыратып бирергә була.


Фикер өстәү