Торак-коммуналь хуҗалык тармагына бәйле сорауларга җавап бирәләр

Татарстан Иҗтимагый Палатасы торак-коммуналь хуҗалык тармагында ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләсе буенча кабул итү уздыра.

Әлеге чара иртәгә иртәнге сәгать уннан көндезге уникегә кадәр Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт адресы буенча узачак.

Халыктан килгән сорауларга Татарстан Президенты каршындагы ришвәтчелеккә каршы тору сәясәте мәсьәләләре идарәсе, Прокуратура, Торак инспекциясе вәкилләре белән Татарстан Иҗтимагый Палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссия әгъзалары җавап бирәчәк.

Сорауларны 136нчы бүлмәдә кабул итәләр. Мөрәҗәгатьләрне Иҗтимагый палатаның интернеттагы кабул итү бүлегенә (oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) алданрак та юлларга була. 8 (800) 350-44-72 телефоны аша “кайнар элемтә”гә шалтыратырга да мөмкин.


Фикер өстәү