Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз!

Балаларны җинаять кылудан ничек сакларга? “Түгәрәк өстәл”дә белгечләр үсмерләр тарафыннан башкарылган җинаятьләр, мондый күңелсез хәлләргә юл куймау турында сөйләштеләр. Юлны кырын түгел, ничек туры итәргә?

Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин белдергәнчә, үсмерләр арасында иң еш кылына торган җинаятьләр – урлау, талау, наркотикларны законсыз саклау. Начар юлда йөргән балаларны 16 яшьтән җинаять һәм административ җаваплылыкка тарта башлыйлар, әмма кайбер хокук бозу очракларында җәза 14 яшьтә үк бирелергә мөмкин. Бу үтерү, кеше сәламәтлегенә зыян китерү, кешене урлау, көчләү маддәләренә кагыла.
“Ышаныч” психология-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Елена Овчинникова үсмерләрнең күпчелек хокук бозуларны исерткеч эчемлекләр, әфьюн кулланган килеш кылуын әйтте. Ул әти-әниләргә балаларын күз уңыннан ычкындырмаска кушты.
– Әти-әниләр балаларын яхшы белергә тиеш. Нәкъ менә алар ул-кызларының үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне сизәргә мөмкин. Беренче чиратта, балалар өй эшләрендә булышудан баш тартса, уку, нәрсәгәдер омтылу теләге киесә, тиз кызып китүчәнгә әйләнсә, уйланырга сәбәп бар дигән сүз. Шулай ук бу үсмерлек чоры белән дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә барысына игътибар итәргә кирәк. Түгәрәкләргә йөрү, яраткан шөгыль табу да начар юлдан сакларга булыша , – ди Елена Овчинникова.
Әгәр гаиләдә бәхәсләр физик көч куллану яки мыскыллау белән хәл ителә икән, баланың җинаятьче булып китүе бар. “Сердәш” үзәгенең психологик-педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Наталья Сабирова, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр балага үрнәк булып тора, диде.
“Туры элемтә”ахырында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мондый очрашуларның соңгы тапкыр булмаячагын әйтте.
– «Түгәрәк өстәл”дә” тамашачыларның белгечләргә төрле сораулар бирә алуы күңелле. Балаларны җинаять кылудан саклау мәсьәләсендә белгечләр фикере бик мөһим, чөнки киңәшләр әти-әниләргә ярдәм итә ала. Без тәкъдимнәрне дә исәпкә алырбыз. Иң мөһиме – балаларны саклау, –диде Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү