Салават Хәбибуллин: «Бу көн минем өчен әле дә мөһим»

1 Май,  Яз һәм хезмәт бәйрәме  иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Анда кемдер рәхәтләнеп ял итә, кемдер бакча һәм йорт-җирне тәртипкә китерү белән мәшгуль.  Кайбер якларда йорт саен йомырка, тәм-том җыеп,  дус-туганнар белән җыелышып бәйрәм ясыйлар. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары әлеге бәйрәм белән бәйле матур хатирәләрне яңарттык.

Салават Хәбибуллин, Тинчурин театры артисты:

– Май бәйрәмнәре – балачактан ук иң истә калганнары инде ул. 1 Май  «Карга боткасы» бәйрәме белән хәтердә калган. Табигать, күңелле чаралар, уен-көлке, балалар, дус-туганнар җыелышып күңел ачып, тәмле «карга боткасы» пешереп сыйлана идек. Гаиләбезнең тагын бер күркәм традициясе бар: һәр елны авылга кайтып, өмә оештырабыз. Юабыз, җыябыз. Ә аннан казанда ботка пешереп, учакта шашлык кыздырып, ял итәбез. Табигать кочагында эшләү дә, ял итү дә, туклану да – үзе бер рәхәтлек. Шуңа да бу көн минем өчен әле дә мөһим.


Фикер өстәү