Татарстанда 183 мең бала җәйге лагерьларда ял итә алачак

Артек” лагеренда быел 32 мең урын бар. Анда юлламаларның 95 проценты бушлай булуын күпләр белми. Халыкара үзәккә ничек эләгергә?

Быелгы җәйдә “Артек”та илнең төрле төбәкләрендә яшәүче балалар өчен 15 смена оештырылачак. Юлламалар 5–11 сыйныф укучыларына бирелә. Хәтта 17 яшьлек үсмерләрне дә кире бормаячаклар. Тик моның өчен укуда, иҗатта, спортта алдыныыг булырга кирәк. Шулай ук волонтерлык эшчәнлеген исәпкә алалар.
Юллама алу өчен “Путевка” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (АИС) теркәлеп, анкета тутырасың, үзең турындагы портфолио, дипломнарыңны беркетәсең. Илкүләмендәге конкурсларда җиңсәң яхшырак. Мәктәп билгеләре исәпкә алынмый. Кайсы сменада ял итәргә теләвеңне белдереп гариза калдырасың. Бу система казанышларың өчен балларны автомат рәвештә үзе чыгара. Баллар зуррак булган саен, бушлай ял итү мөмкинлеге дә зуррак.


Гөлүзә Мәхмүтова, Балтач районындагы Норма мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы:
– Мин “Артек” лагеренда 8 нче сыйныфта укыганда ял иттем. Башта чит кешеләр янында үземне унайсызрак хис итсәм дә, соңыннан дуслашып беттек, аерылышасы да килмәде. Отрядтагы дуслар, әйдаманнар белән һаман да аралашып торабыз. Анда һәр сменага төрле төбәкләрдән актив балаларга бушлай юлламалар бирелә. Мин бу бәхеткә укуда ирешкән унышларым, республика күләмендә олимпиадада алган урыннарым өчен лаек булдым. Анда чакыру алу минем өчен зур шатлык иде. Лагерь сәләтемне ачарга, дуслар табарга булышты. Минемчә, лагерьга юллама алу мөмкинлеге балаларга унышка ирешү өчен максат булып тора. Тырышыгыз, сез дә барырсыз! Киләчәктә йә психолог, йә баллалар психологы буласым килә.

Сан
Быел ил буенча лагерьларда 6 милион укучы ял итә алачак. Татарстанда исә 183 мең юллама бар. Анда авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала бушлай барачак. Бюджеттан 56 мең юллама өчен түләнәчәк. Мона 564,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү