Фәйрүзә Әхмәтҗановадан нарат бөресеннән бал ясау ысулы

–Бу балның файдасын язып бетереп булмый. Физик көчне арттыра, иммунитетны күтәрә, холестеринны киметә, тын юлларын дәвалый. Тик эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк, – ди Арча районында яшәүче, дару үләннәре җыючы буларак танылган блогер Фәйрүзә Әхмәтҗанова.
Ул аны үзе кар астына су төшкәч җыя башлый. Хәзер бетеп килә, бөресе ачыла башлады инде, ди.

Рецепт: 200 грамм нарат бөресен алабыз. Яхшылап юып, искерәк кәстүлгә салабыз. Шуңа 3 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. 8 стакан шикәр комы, бер бал кашыгы лимон кислотасы салып кайнатабыз. Бер сәгатьләп кайнатырга кирәк. Сөзеп банкаларга тутырабыз. Авыз иткәндә урман сагызы, урман тәме килә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү