Чаллы кызы шашка буенча дөнья чемпионы булган

Чаллыдан Тамара Тансыккужина алтынчы тапкыр шашка буенча дөнья чемпионы исемен яулаган. Финалда ул Польша кызы Наталья Садовскаяны откан. Финал уены инде 23 апрельдә үк башланган. Тугыз раундтан соң исәп 54:54 булган. Соңгы партиядә дә җиңүчене билгеләүгә ирешелмәгән. Шулай итеп, җиңүче тай-брейкта гына ачыкланган.

Финал уеннары шау-шулы булган: дүртенче раунд барышында оештыручылар Чаллы кызы өстәленнән Россия флагын һәм шашка остасының фамилиясе, исеме язылган табличканы алып куйган. Тамара, шуңа игътибарын юнәлтеп, тупас хата җибәргән һәм партияне оттырган. Соңыннан Польшаның Шашка федерациясе президенты Дамиан Решка, гафу үтенеп, бу күңелсез хәлне Россиягә  карата WADA санкциясе белән аңлаткан.


Фикер өстәү