Этләр талап зыян күргән 11 яшьлек Олег Тимофеев: “Хастаханәдән чыгуга коткаручыма барам”

Күптән түгел Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайны этләр талавы хакында хәбәр иткән идек. Бүген без аның хәлләрен хакында тагын сораштык. Әнисе Ландыш әйтүенчә, Олегны реанимация бүлегеннән гадәти палатага чыгарганнар. Ул аңында, сөйләшә, сызлауларга сабыр гына түзә.

Этләр тешләгәннән соң Олег белән психологлар да эшли. Алар малайның батыр йөрәкле, көчле характерлы, бик акыллы һәм сабыр егет диләр.
– Аллага шөкер, инде балам терелүгә таба бара. Этләр турында искә алырга да курыкмый. Башка балалар сак булсын, аларны эт тешләмәсен иде дип тели, – ди әнисе. – Күңелсез хәл буласы көнне улым мәктәптән кыска юл белән кайткан. Аңа этләр көтүләре белән ташлана. Улым күп укый, күп белә. Этләр тешли башлауга, эче белән җиргә ята. Бармаклары белән җиргә ябыша. Шулай итеп, эчке органнарын саклый. Без бу хакта өйдә сөйләшмәгән идек. Улым каяндыр белеп, үзен шулай саклаган. Шуннан соң этләр аның аркасына ябышкан. Анда яралар бик күп. Әллә ничә тапкыр тешләгәннәр. Улым башта авыртудан кычкырса, аннары түзәргә тырышкан.

Олег этләр китмәсме дип тыныч кына ята башлаган. Әмма этләр талаудан туктасалар да, малай янынан китмәгән. Аны саклап утырганнар. Ул чакта канын күп югалткан була ул. Хәлсезләнә дә башлаган. Сабый үзен коткаручы табылсын иде дип теләгән.Тик ярдәмгә чакырып кычкырса, этләр тагын ябышачак. Олег узып баручы машинаны күреп кулын күтәргән. Руль артындагы егет тизрәк ярдәмгә ашыккан. Без аны да эзләп таптык. Әмма батыр егет, исемен күрсәтмәүне сорады.

– Минем урында бөтен кеше баланы коткарырга ашыгыр иде. Үземне батырлык эшләгән дип санамыйм. Иң мөһиме – Олег исән-сау гына терелсен, – ди коткаручы егет. – Юл буенча бара идем. Анда бала кулын күтәреп ярдәмгә чакыра. Тиз генә машинадан төшеп, аның янына йөгердем. Этләрне куып җибәрдем. Аннары инде канга баткан малйаны күтәреп алып, бистәдәге амбулаторияга алып киттем.Монда этләр гел йөреп тора. Алар бик күп. Башка мондый хәлләр булмасын иде.
Олег та, аның әти-әнисе дә үзен коткарган кешегә рәхмәтле.
– Улым терелүгә коткарган абый янына барам, ди. Гомерен саклап калган өчен рәхмәтен җиткермәкче, – ди әнисе.

Олег үзе дә 11 яшендә булса да, үзен егетләрчә тота. Хастаханәдә мәктәбен, сыйныфташларын сорашып ята. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның этләр хакында әйткән чыгышын да кат-кат тыңлаган.
– Әгәр ярый этләр берәр кызны талаган булса, исән калмас иде, ди улым. Мәктәпкә элеккеге юлдан барырга курыкмый, – ди Ландыш. – Мин хәзер бер генә теләк белән яшим – балам исән булсын. Бу көннәрдә сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен тагын бер кат аңладык. Яралары төзәлсен дә, исән-имин өйгә кайтсак иде. Балабызның гомерен саклап калган барлык табибларга мең рәхмәт.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Осиново бистәсендә яшәүчеләр: “Этләр көтүләре белән йөри, куркыныч хәл чыгасын сизгән идек”


Фикер өстәү