Вакцинаның ялы юк

Белгечләр май бәйрәмнәрендә дә уяу булырга чакыра. Коронавирус йоктыру куркынычы әле дә кала бирә. Киеренке вазгыятьтә күпләрнең ваемсызлыгы хәлне катлауландыра гына.

Апрель аенда Роспотребнадзор белгечләре җәмәгать объектларына тикшерүләр белән чыккан иде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, бу айда 2 мең объект тикшерелгән һәм 151ендә хокук бозу очраклары ачыкланган.

– Иркенәйдек, объектларда күп кенә таләпләр үтәлми. Кагыйдә бозучылар саны кимеми, арта дип тә әйтергә була. Бу бер дә яхшы түгел, – диде ул. Ай ахырында Роспотребнадзор вәкилләре кичке якта рейдлар оештырган. Казанда гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек шәһәрләрдә дә булганнар. Барлыгы 23 объектны тикшергәннәр. Һәркайсында кагыйдә бозулар ачыкланган. Белгечләр барлык материалларны да судка тапшырган. Нәтиҗәдә эшчәнлекне 20–90 тәүлеккә кадәр туктатып тору турында 9 карар чыгарылган. Шуларның икесе Түбән Камадагы кафеларга, бишесе Чаллыга һәм берсе Казандагы объектларга бәйле.

Любовь Авдонина шулай ук республикада коллектив иммунитет 60 процентка җиткән очракта гына коронавируска бәйле чикләүләрне алу турында сөйләшергә мөмкин булачак дип искәртте.

– Безне алда бик күп дәүләт һәм дини бәйрәмнәр көтә, алардан соң без вазгыятьне 14 көн дәвамында күзәтәчәкбез. Нинди дә булса чикләүләрне бетерүгә бәйле сорауга май ахырында гына кайтырга мөмкин, – ди урынбасар.

Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор да, ПЦР-тест тапшыра торган лабораторияләр дә, вакцина ясатырга теләүчеләр өчен пунктлар да ял итми. Татарстанда барлыгы 257573 кеше вакцина кадаткан, шуларның 167471е прививканың икенче дозасын алган.

 


Фикер өстәү