Йолдыз Исәнбәтне кайдан соңгы юлга озатачаклары билгеле булды

Кичә озакка сузылган каты авырудан соң күренекле музыка белгече Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды. Аңа май аенда 85 яшь тулган булыр иде.

Йолдыз Исәнбәт иртәгә үз йорты яныннан соңгы юлга озатыла.

Йорт адресы — Академик Кирпичников урамы (урамның элеккеге исеме Октябрьнең 50 еллыгы), 12 нче йорт.  Хушлашу вакыты 11.00

Ул Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк.


Фикер өстәү