Суга төшкән телефонны ничек «коткарырга»?

Телефон су яки башка сыекчага төшкән очракта максималь тиз эш итү мөһим – гаджетның киләчәк язмышы шуңа бәйле, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Росскатның цифрлы продуктларын тестлау буенча өлкән белгеч Сергей Кузьменко.

«Беренче эш итеп телефонны судан алырга, аккумуляторны (әгәр ул алынса), SIM-картасын һәм хәтер картасын тартып чыгарырга кирәк. Аннары су булган җирләрен коры чүпрәк белән сөртергә. Иң мөһиме-моннан соң телефонны кабызмаска», — дип сөйли эксперт.

Алга таба белгеч ультратавыш ваннасында смартфоннарны чистарта торган остаханәгә мөрәҗәгать итәргә куша. Әгәр су калса телефон бүтән бөтенләй кабынмаска да мөмкин.


Фикер өстәү