Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Самра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фронтның бөтен михнәтләрен үз башыннан кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Самра Бикмиеваның өендә булды.

Рөстәм Миңнеханов Самра Сабировнаны туган көне белән котлады. Бүген – 5 майда аңа төп-төгәл 100 яшь тулган. Озын гомерле әби Казанда яши.

Самра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда Буа районы Черки-Кильдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июлендә Казан акушерлар мәктәбен тәмамлый, ә августта Казан хәрби госпиталенә шәфкать туташы итеп җибәрелә. Турыдан-туры фронтта булып, башыннан ахырына кадәр дәхшәтле сугыш юлын уза.

Ул 1943-1945 елларда 1нче Белоруссия фронты 61нче армиясенең 86нчы махсус медицина ротасында кече лейтенант званиесендә операцияләр ясарга булышучы шәфкать туташы булып хезмәт итә. Шушы рота составында Белоруссия. Литва, Латвия һәм Польша җирләре аша узып, Германиягә кадәр барып җитә.

Самра Бикмиева –1945 елның маенда Рейхстагның нинди булуын күрүгә ирешүчеләрнең берсе. Берникадәр вакыт дәвамында ул Германиядә – Потсдамда хезмәт итә. Ике ел гомерен Венгрия һәм Румыниядә уздыра. 1950 елда гына Казанга кайтып, 3нче бала тудыру йортына акушерка булып эшкә урнаша. 1952 елда өлкән шәфкать туташы вазыйфасында Казанның 361нче хәрби госпитале йогышлы авырулар бүлегенә күчерелә. 1985 елда, лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя.

Самра Сабир кызы “Почет билгесе”, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән.

Рөстәм Миңнеханов ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде.

Ветеранны Росгвардия Казан полкының хәрби оркестры музыкантлары  да котлады: Самра Бикмиева яши торган йортның ишегалдында берара оркестр уйнап торды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озатып йөрде.


Фикер өстәү