Бу атнада Татарстан халкына өстәмә ял көне булачак

Бу атнада  татарстанлыларны 10 майдан тыш, тагын бер ял көне көтә, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов имзалган указ нигезендә, 13 май,  Ураза гаете көнне,  Татарстан халкы ял итәчәк.  12 майда эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел Җиңү көне якшәмбегә туры килгәнлектән,  эш атнасы 11 майда башлана һәм бу атнада өч кенә эш көне булачак.


Фикер өстәү