Бу атнада Татарстанда 32 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
11-13 майда төнлә 9-14 градус җылы булачак. 11 майда көндез 24-29, ә 12 -13 май көннәрендә 25-31 градуслы җылылар көтелә.
14 майда һәм 15 майда төнлә 12-17, көндез 27-32 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.