Ләйлә Фазлыева: «Балаларга һәм ата-аналарга мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтелә»

Фаҗига булган урында барлык вазыйфаи затлар да эшли. Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу минутларда барган эшләргә ачыклык кертте:

– Кызганычка каршы сигез кешене югалттык. Аларның җидесе бала һәм берсе укытучы. Тагын 20 кеше зыян күрде. Аларның 16сы бала, дүртесе өлкәннәр. Алар ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәләргә озатылды. Мәктәп бинасында фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре алып барыла. Балалар барысы да якындагы ике бинага эвакуацияләнде. Алар белән психологлар эшли. Балаларга һәм ата-аналарга мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтелә. Вазгыять бик җитди. Кызганыч, балаларга тәэсире дә шактый җитди.


Фикер өстәү