Министрлар Кравцов һәм Мурашко фаҗигадан соң Казанга киләчәк

Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко мәктәптәге атышка бәйле рәвештә Казанга китте, дигән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Аның әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортниковның докладын тыңлаган, шулай ук телефон аша Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова, МЧС башлыгы Евгений Зиничев белән сөйләшкән.

Песков сүзләренә караганда, Мишустин һәм Голикова белән сөйләшүдән соң хәзер үк Казанга медиклар, психологлар, кирәкле медицина җиһазлары белән МЧС самолетын җибәрү турында карарга киленгән, шулай ук министрлар Кравцов белән Мурашко да Казанга киләчәк.

Президент Хөкүмәткә зыян күргән һәм җәрәхәтләнгән балаларның һәммәсенә медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтү бурычын йөкләгән.

Путин Казан мәктәбендәге атышта һәлак булганнарның туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, зыян күрүчеләргә тизрәк аякка басуны теләгән.

 


Фикер өстәү