Владимир Путин Евгений Зиничев һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Россия Президенты, гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничевның һәлак булуы сәбәпле, мәрхүмнең якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасын җибәргән. 

Владимир Путин бу фаҗигане “зур югалту” дип бәяләгән. Президент әйтүенчә, МЧС башлыгы белән аңа күп еллар бергә эшләргә туры килгән.
Исегезгә төшерәбез: Россия Гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев бүген өйрәнүләр вакытында, суга килеп төшкән операторны коткарырга тырышып, һәлак булган.


Фикер өстәү