Бүген Россия күләмендә Евгений Зиничевны искә алу акциясе уза

Акция Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә министрлыкның барлык янгын сүндерү-коткару частьләрендә һәм бүлекчәләрендә үткәреләчәк.

Бүген бөтен ил күләмендә Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры, армия генералы, Россия Герое Евгений Зиничевның истәлегенә Бөтенроссия акциясе уздырыла. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә министрлыкның барлык янгын сүндерү-коткару частьләрендә һәм подразделениеләрендә махсус техника, тигез сафларга куелып, 15 секундка министр истәлегенә җемелдәвек утларын һәм сиреналарын кабызачак”, – диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү