Татарстанда Балалар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтүенчә, егет – фәкыйрь гаиләдән түгел.
Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган егет, әти-әнисе белән аралашмыйча, аерым яшәгән. Татарстанда Балалар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец “Соловьев Live” Youtube-каналы эфиры аша шулай дип белдергән.
“Бу егет – фәкыйрь гаиләдән түгел. Абруйлы вузда укыган, әти-әнисе баласын укытуга түләү мөмкинлегенә ия булган. Өстәвенә әле ул күптән түгел генә әти-әнисеннән аерым яши башлаган. Аерым торакта да шул әти-әнисе хисабына яшәгәндер дип уйларга кирәк. Кыскасы, акчасыз гаиләдән түгел. Әмма әти-әнисе баласы белән уртак тел таба алмаган. Озакка сузылган низаг-җәнҗал аркасында егет аларны ташлап киткән дә инде. Соңгы вакытларда әти-әнисе аны, гомумән, аңламый башлаган”, – дигән ул.