175 гимназия укучыларының алга таба кайда укулары турында билгеле булды

Казанның 175 гимназиясендәге фаҗигадән соң алга таба балаларга белем бирү ничек оештыралачагы турында хәбәр иттеләр.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, өлкән сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) башка мәктәпләргә күчерәчәкләр (171, 174 мәктәпләрне күздә тоталар),
калганнар дистанцион форматта укыячак.

Аның сүзләренчә, атыш вакытында зыян күргән Казан гимназиясен төзекләндерәчәкләр.

«Оператив штаб карары буенча, Татарстанның төзелеш министрлыгына бинада уку эшчәнлеген дәвам итү өчен объектны төзекләндерү буенча йөкләмә бирелде. Эш мөмкин булганча кыска вакытта, тиз башкарылачак», – диде Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү