Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә  үлгәннәр рухына дога кылып башланды

 Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете 175нче мәктәптә  үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга дога кылып башланды.

«Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим»,  дип мөрәҗәгать итте мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетенә җыелган мөселаннарга.

 Мөфти әйтүенчә, татар булган җирдә хәтәр бар дигән сүз дөрес түгел. «Алай түгел, татар булган җирдә хөрмәт бар», –  диде ул.

«Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, әдәпле, тырыш, гыйлемле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган, динне дә тарата белгән, — диде хәзрәт вәгазендә.

Диннәр арасында татулыкны да  күркәм холыктан килгәнлеген әйтте ул. Вәгазьдән соң бәйрәм намазы укылды.


Фикер өстәү