Бөтен дөньяны тетрәткән фаҗигадән без нинди сабак алырга тиеш?

Марсель Вәгыйзов, Татарстанның атказанган артисты:

– Бу вакыйга безне бернәрсәгә дә өйрәтмәде дип уйлыйм. Ничек  кенә дөреслек аяныч булмасын, 3–4 көн кайгы дип шаулыйлар да оныталар. Бөтен фаҗигаләр да шулай хәзер, онытыла. Нигә шулай дигән сорауга бер генә җавап: дини тәрбиянең булмавы, иман, Аллаһка ышанмау дип уйлыйм. Монда бит бер үтерүче генә гаепле түгел, ә җәмгыять үзе гаепле. Болай дәвам итсә, алда тагын да куркыныч хәлләр булуы мөмкин. Аллаһ сакласын!

Рафил Ногманов, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары:

– Элек мәктәпләрдә, балалар укыганда, күп кенә оешмалар бар иде. Пионер, комсомол, октябрятлар… Укучының башына акыллы уйлар, ватанпәрвәрлек керә иде алар аша. Хәзер мәктәптә бары тик белем генә бирәбез. БДИ, аерым фәннәр… Акылны аз кайгыртабыз. Аннары интернеттан әллә ниләр укып, табып чыгаралар. Кемгә корал бирәбез – шуны да яхшылап карарга кирәк. Минемчә, хәзер аны уңга-сулга тарата башладык. Тикшереп торулар да юк. Кагыйдәләрне бик каты кырысландырырга кирәк. Мылтык алу орден алуга тиң булырга тиеш. Профессионаллар өчен димим, алар турында түгел сүз. Нигә ул малайдан берсе дә коралның аңа ник кирәген сорамаган? Мондый хәлләр булмаска тиеш инде… Ата-аналарга килгәндә, күбесе хәзер балалары белән шөгыльләнми. Монысы бигрәк тә начар инде. Балаң нәрсә белән кызыксына, интернетта ни карый – барысын да белергә кирәк. Аралашу даирәсе белән дә кызыксынып тору мөһим. Фаҗига ясаган малай атыш алдыннан «Телеграм»га үзен куя бит, нинди сүзләр яза! Аның каналын 100дән артык кеше караган. Ник соң шунда берсе булса да тиешле органнарга шалтыратмаган? «Лайк»ка басып кына утыралар. Урам буенча мылтык тотып бара – беркемгә кирәкми. Берсе дә полициягә хәбәр итмәгән. Кешенең тәрбиясеннән торадыр инде. Битарафлык та бар. Миңа тими икән, булган, дибез. Уйланырга җирлек бар, кыскасы.

 Айваз Садыйров, «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры:

– Казан белән бергә бар ил, дөнья елый. Газиз балаларын югалткан ата-аналарга, туганнарына сабырлык бирсен Ходай. Беребезгә дә мондый куркыныч көннәрне күрергә язмасын. Мондый төр вәхшилекне еш кына дин белән бәйләргә тырыша кайберәүләр. Фаҗигадән соң кайбер контекстта моны күзәтергә мөмкин иде. Киресенчә, мондый ерткычлык динсезлектән, имансызлыктан килә. Күңелендә аз гына иманы булганнарда намус, җаваплылык, кешелеклелек хисләре була. Кыйбла – дин. Бала кечкенәдән гаиләдә, мәктәптә акны карадан аера торган булып үсәр иде. Радикализм белән генә бутамагыз! Баланың иманына, калебенә игътибарлырак булу кирәк.

 Фирдания Гыймазова, ике бала анасы:

– Берәү дә иртән мәктәпкә озаткан баласын бүген кайтмас дип уйламый. Бер генә әти-әни дә баласын, кулына мылтык алып, кеше гомерләрен харап итүче булыр дип үстерми. Бу егетне дә андый булыр дип уйламаганнардыр. Бәлки, күреп кенә бетермәгәннәрдер. Без – әти-әниләр балаларыбыз белән аз сөйләшәбез. Күңелендә ниләр йөрткәнен уйламыйбыз да. Иң беренче чиратта, рухи якынлыкны ныгытырга кирәк дип уйлыйм. Күбрәк аралашып, балабызның хәлен ешрак сорап. Тик балада безгә карата ышаныч булмаса, ул үзенә бикләнәчәк. Менә шул ышанычны ничек тә яуларга кирәк. Баласын санга сукмый торган әти-әниләр бар. Әти-әнисен тыңламый торган балалар бар. Бу фаҗигадән соң уйлансын, баласына, әти-әнисенә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртсен иде алар.

 Рәйхана Маслахөтдинова, студент:

– Гимназиядәге фаҗигадән соң туган хисләрне болай гына аңлатып булмый. Ата-аналар өчен сагыш төере тамакка тыгыла. Аларның балалары башка кире кайтмас бит инде! Сабыйлар тормышның ни икәнен дә аңламый калдылар… Белмим инде, кайчан гына безнең җәмгыять әхлакый-кешелек кыйммәтләреннән шулай тиз тайпылды икән? Шунысы хак: моңа сәбәпләр күп иде. Төп сәбәбе – битарафлык. Үзебезгә, кешеләргә, башкаларга. Балаларны һәм үзебезне уяу булырга өйрәтмибез. «Сәер» кешеләрне урап узабыз, чөнки үзебез андый түгел, димәк, алар белән санлашып торырга да кирәкми. Бармак төртеп көләбез, алар турында онытабыз… Менә шулар барысы да көннәрдән беркөнне куркыныч бер көчкә берләшә ала. Бу җәмгыятьтәге һәркем киләчәкнең кешелекле булуы өчен җаваплы.

Ләйсән Харисова, хокук һәм финанс белгече:

– Иң беренче чиратта бу вакыйга безне тормышыбызны кадерләргә өйрәтте дияр идем. Берәү дә гомеренең кайсы минутта өзеләсен белми. Шуңа күрә үз гомереңне кадерләргә, якыннарыңа вакытында тиешенчә игътибар бирергә, булганына шөкер итеп, зарланмыйча яшәргә кирәк. Мине бигрәк тә вафат булган инглиз укытучысы тормышы тетрәндерде. Миннән берничә яшькә кече… Икенчедән, кайгы күбебезне берләштерде. Бөтен шәһәр, төбәкләр ярдәм итәргә әзер. Мин – даими донор, кан бирергә баргач, шаккаттым. Нихәтле кеше балалар өчен дип кан бирергә килгән, чират урамга сузылган, коридорлар тулы, гомер булмаган хәл! Ә инде, иң мөһиме, бу хәл балаларыбызга карата, гомумән тирә-юньдәге хәлләргә игътибарлырак булырга өйрәтте, дип төгәл әйтә алам. Мәгълүмат ташкыны заманында әти-әниләр балаларының кайда, кем белән йөргәнен, нинди компьютер уеннары уйнавын да белми. Ә бит интернетта күпме криминал, бозыклык! Бала кеше үз башы белән генә барысын да белеп бетерә алмас. Гел бер әйберне күреп торса, ул аның өчен нормага да әйләнергә мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү