Владимир Путин мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады. Аның тәбрикнамәсен бәйрәм вәгазендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җиткерде.

Владимир Путин барча мөселманнарга уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләгән.

«Рамазан ае тәмамланды. Россия мөселманнары күптән көтеп алган бәйрәмне каршы ала. Ураза бәйрәме изге гамәлләр белән, мохтаҗларны кайгыртып билгеләп үтелә. Россиядә Ислам дәвамчылары ата-бабаларының күп гасырлык тарих, дини, мәдәни традицияләренә хөрмәт белән карый, буыннан буынга тапшыра. Мөселман оешмалары ил тормышында актив катнаша, дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән элемтәләрне ныгыта, хәйриячелек, мәгърифәтчелек инициативаларына игътибар белән карый», — диелгән аның котлавында.

 


Фикер өстәү