Бүген Татарстанда 26-31 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәчәк.